ФАТИХ КӘРИМНЕҢ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ЧОРЫ ШИГЪРИЯТЕНДӘ ТӨП МОТИВЛАР


Özet Görüntüleme: 157 / PDF İndirme: 178

Yazarlar

  • Айгөл Фирдинат кызы Ганиева филология фәннәре кандидаты
  • Ләйсән Рәдиф кызы Надыршина
  • Фатыйма Хәлиулла кызы Миңнуллина филология фәннәре кандидаты Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Leysan_tatar@mail.ru

DOI:

https://doi.org/10.46291/ISPECIJSSHvol3iss1pp34-40

Anahtar Kelimeler:

Фатих Кәрим, поэзия, Бөек Ватан сугышы, мотив, шигырь, поэма.

Özet

Мәкалә Ф.Кәримнең Бөек Ватан сугышы чорында иҗат ителгән шигырь һәм поэмаларындагы төп мотивларны анализлауга багышлана. Бөек Ватан сугышы чорындагы иҗатында Ф.Кәрим иле, Ватаны өчен көрәшкән совет солдаты образын сурәтләү объекты итә һәм аны кансыз дошманга каршы куеп тасвирлый. Әсәрләрдә төп мотив буларак, иң беренче чиратта, көрәш яңгырый. Сугыш чоры концепциясенә тугры калып, Фатих Кәрим үлем – үлемсезлек категорияләре турында уйлана һәм тугын илең, халкың өчен көрәшеп үлү – мәңгелек яшәешкә ирешү ул дигән идеяне үткәрә.Сугыш кырларында да Фатих Кәрим, иң беренче чиратта, шагыйрь булып кала. Аның шигырьләрендә, шуңа бәйле рәвештә, җыр, иҗат мотивы килеп керә. Фатих Кәрим сугыш кырларында туган ягы турында гел уйлана. Шуңа мөнәсәбәтле рәвештә, шигырьләрнең аерым берләрендә төп структур берәмлек буларак кайту мотивы чыгыш ясый. Фатих Кәрим иҗатында җиңү мотивы да үзәк мотивларның берсенә әверелә. Поэмаларында исә автор көрәш, илгә тугрылык мотивларын аерым образларның шәхси фаҗигаләре аркылы җиткерә һәм аны илең өчен корбан булу мотивы белән бәйли.

Referanslar

КӘРИМ, Фатих, (1989),Илең турында уйла: Шигырьләр, поэмалар, балладалар. Казан

РӘМИЕВ, Зөфәр, (2004),Үлемсезлек // Кәрим Ф. Кыр казы: Шигырьләр, поэмалар. Казан

İndir

Yayınlanmış

2019-07-01

Nasıl Atıf Yapılır

Айгөл Фирдинат кызы Ганиева, Ләйсән Рәдиф кызы Надыршина, & Фатыйма Хәлиулла кызы Миңнуллина. (2019). ФАТИХ КӘРИМНЕҢ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ЧОРЫ ШИГЪРИЯТЕНДӘ ТӨП МОТИВЛАР. ISPEC Uluslararası Sosyal Ve Beşeri Bilimler Dergisi, 3(1), 34–40. https://doi.org/10.46291/ISPECIJSSHvol3iss1pp34-40

Sayı

Bölüm

Articles